Очрашулар дәвамлы булсын!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Очрашулар дәвамлы булсын!

Очрашулар дәвамлы булсын!

«ШАЯН ТВ» каналы районнарыбыз буйлап сәяхәтен дәвам итә. Бүген без Биектау районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы мәктәбендә кунак булдык.

Кояш белән бергә юлга кузгалдык. «ШАЯН ТВ» һәрчак дусларына яхшы кәеф, яктылык һәм шатлык өләшә. Бүгенге очрашу да искәрмә булмады. Укучылар белән рәхәтләнеп аралаштык. Каналыбыз турында сөйләдек, тапшырулар эчтәлеге белән таныштырдык. Очрашуыбызны «Сәйлән» җыр фестивале җиңүчесе Амелия Феофанова үзенең дәртле җырлары белән тагын да бизәп җибәрде. Бәйрәм ашы – кара-каршы, дигәндәй, мәктәп укучылары үзләре дә матур чыгышлар әзерләп куйганнар. Бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр.

Без һәр очрашудан илһамланып, яңа көчләр алып кайтабыз. Әгәр безнең белән тагын да якыннан танышасыгыз килсә, языгыз, шалтыратыгыз. Сезнең мәктәпкә дә бик теләп киләчәкбез!

 

Дизайн без названия (15).png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...