Бер дулкында...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бер дулкында...

Бер дулкында...

«Бер дулкында» проекты нигезендә Түбән Каманың «Апуш» балалар үзәк китапханәсендә һәр шимбә-якшәмбе көннәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төрле темага нәниләрнең рухи үсешен үстерү шөгыльләре уздырыла.

Бүген Г. Тукайга багышланган «И туган тел, и матур тел...» исемле чарага «ШАЯН ТВ» каналы төркеме һәм төп герое кунакка килде. Чара барышында алып баручы әңгәмә, уеннар, табышмаклар әйтү, җыр-биюләр, шигырьләр аша Тукайның иҗаты белән таныштырды.

Мондый чаралар балаларның белемнәрен киңәйтә, күңелләренә уңай тәэсир итә, зәвыкләрен үстерә, гаилә ялын кызыклы һәм файдалы оештыруга ярдәм итә.

Ә тулырак тиздән безнең тапшыруларда!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...