«ШАЯН ТВ» белән бергәләп өйрән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» белән бергәләп өйрән!

«ШАЯН ТВ» белән бергәләп өйрән!

Шаяннар, ә сез «Бергәләп өйрәник» тапшыруын карыйсызмы? «ШАЯН ТВ» каналы сезгә бик күп өр-яңа чыгарылышлар әзерли!

Тапшыру балалар өчен генә түгел, ә аларның әти-әниләре өчен дә бик кызыклы. Ни өчен дигәндә, тапшыруда әти-әниләр һәм аларның балалары да катнаша. Биредә ике гаилә аерым командага тупланып, алып баручыбыз Иван Остроумов тәкъдим иткән биремнәргә җавап эзли, шуның белән беррәттән татарча сүзләр дә өйрәнә.

Тапшыру өч турдан тора. Һәр тур өчен җиңгән командага бер балл бирелә. Ахырда кайсы команда күбрәк балл туплый, шул җиңүче дип табыла.

Һәр дүшәмбе «Бергәләп өйрәник» тапшыруын 07:35 һәм 18:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! Шулай ук тапшыруларны безнең рәсми сайтта, RUTUBE һәм YOU TUBE каналларда карый аласыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...