«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге Республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды! Бирегә иң тәҗрибәле, профессиональ һәм танылган каләм осталары җыелды.

«ШАЯН ТВ»ның бу чарада катнашуы очраклы гына түгел. Каналыбыз яшь буын журналистларны үстерү, белем бирү һәм тәрбияләү мәйданы булып тора.

Быел каналга 5 ел тулу уңаеннан «ШАЯН ТВ» мәйданында бигрәк тә кызу булды! Каналның алып баручылары һәм төп геройлары мәртәбәле кунаклар белән бергә челлендж эшләде!

Чарада «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре дә катнашты. Алар бәйрәм программасына ямь өстәде! Татарстанның халык артистлары белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясау безнең яшь йолдызларыбыз өчен зур дәрәҗә! Тантана кунаклары балаларны бик җылы кабул итте!


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...