Белен көненә тәмле рецепт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Белен көненә тәмле рецепт!

Белен көненә тәмле рецепт!
Белен ашарга яратасызмы, дуслар? Үзе йомшак, челтәрле-челтәрле, телеңне йотарлык тәмле! Ә бүген халыкара белен көне икән бит?! Әниләрегездән сорагыз әле, сезне тәмле беленнәр белән сыйласыннар. Эшләрен бераз җиңеләйтү өчен, үзегез дә ярдәм итегез. Сөт, йомырка, тоз, шикәр салып болгата торыгыз. Тагын нәрсә саласы, дисезме? Менә бик җиңел әзерләнә торган белен рецепты сезгә!
  • Сөт — 1 стакан;
  • Он — 5 аш калагы;
  • Тоз — 1/2 чәй калагы;
  • Шикәр — 2 аш калагы;
  • Йомырка — 2 шт;
  • Үсемлек мае — 1 чәй калагы.
                         Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...