Бөтендөнья балет көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бөтендөнья балет көне!

Бөтендөнья балет көне!

Бүген, 29 октябрь көнне, Бөтендөнья балет көне билгеләп утелә.

Балет - аерым бер галәм. Серле, могҗизалы балет дөньясы берәүне дә битараф калдырмый. Ул узендә төрле жанрлар туплый: музыка, әдәбият, бию һәм сынлы сәнгать тулы бер композиция тудырып тамашачыны сихри сәнгать иленә алып китә.

Итальян теленнән балет сүзе «биим» дигәнне  аңлата. Аның тарихы XV гасырга барып тоташа. 1581 елның 15 октябрендә Франциядә «Комедийный балет королевы» (яки «Цирцея») дип аталган беренче балет куела.

Балет тарихында милләтебез вәкилләренең дә өлеше зур!

Дөньякүләм киң танылган «Шүрәле» балеты - сәхнә тарихына кереп калган беренче татар балеты.

Милли музыкабызның визит карточкасы булып торган cәнгать әсәре Г.Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Л.В.Якобсон тарафыннан иҗат ителгән. Бүгенге көнгә кадәр ул Петербург Мария театрында һәм Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында даими куелып тора.

Бу урында ватандашыбыз, күренекле балет остасы Рудольф Нуриев турында әйтмичә мөмкин түгел. Татар дөньясында гына түгел, бөтендөнья сәнгатендә дә танылып, ул зур дәрәҗәләргә иреште. Ел саен Казанда үтүче  Халыкара классик балет фестивале дә бүгенге көндә аның исемен йөртә.

Дуслар, сез дә, һичшиксез, бу гүзәл дөньяның кунагы булып кайтырга тишсез!

     

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...