«Alfiya Avzalova» китабы презентациясе!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Alfiya Avzalova» китабы презентациясе!

«Alfiya Avzalova» китабы презентациясе!

Бүген иртәнге 9:00 сәгатьтә Халыкара “Бала-Сити” мәктәбендә инглиз телендә бастырылып чыккан «Alfiya Avzalova» дип исемләнгән китапның презентациясе узды! Әлеге чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар дуслыгы елы кысаларында үтте.

Чараның кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Əхмәтов, Татарстан Республикасы Мәдәният Министры Ирада Хафизҗан Кызы Әюпова, Татарстан Республикасы Мәгариф Һәм Фән Министры Илсур Гәрәй Улы Хадиуллин булды.

«ШАЯН ТВ» каналы исә «Бала-сити» белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора, мәгариф үзәге нигезендә хәтта телевизион блогерлар мәктәбе дә эшләп килә! Биредә сәләтле балалар журналист һөнәрен үзләштерә һәм, тапшыруларда катнашып, алган күнекмәләрен шомарта!

Бүгенге презентациядән дә балалар каналы читтә калмады: мәктәп фойесында махсус фотозона оештырылды, ә «ШАЯН тәҗрибәләр» тапшыруы алып баручысы Илназ Сибгатуллин кунаклар өчен кызыклы мастер-класс үткәрде!

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...