«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды!

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды!

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә үткәрелә торган «Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Барлыгы редакциябезгә 100гә якын җыр килде. Хәзерге вакытта эшләрне бәяләү, сайлап алу процессы бара.

Бүген әлеге җырларны бәйгенең жюри утырышында карадылар. Утырышка Сәгыйть Хәбибуллин, Резеда Ахиярова, Разил Вәлиев, Айсылу Габдинова, Әлфия Җаппарова кебек мәртәбәле шәхесләр җыелды.

Икенче турга исә профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Бәйгегә килгән һәр җыр үзенчәлекле, һәм ихлас. Аларның һәрберсе хит булырга лаеклы.

Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт әйтәбез! Бик тиздән икенче этапка үткән җырлар исемлеге билгеле булачак!

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...