Бал - табигать могҗизасы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бал - табигать могҗизасы

Бал - табигать могҗизасы

Якты, җылы кояшы, хуш исле чәчкәләре, җиләкләре, сайрар кошлары белән без көтеп алган җәйнең нибары ике атнасы гына калып бара! Август – җиләк-җимешкә, ризыкка бай елның иң мул ае.

Бүген августның бер могҗизасы булган бал көне билгеләп үтелә. Уйлап карагыз әле, кечкенә генә җан ияләре чәчәктән чәчәккә кунып нинди затлы ризык жыя! Мең дә бер дәвалау үзлегенә ия булган балны миллион еллар өйрәнсәләр дә, ул әле дә серле булып кала бирә. Замана алга бара, бертуктаусыз фәнни ачышлар ясала, ә балны алыштырыр, аңа тиңләшер ризык дөньяда юк. Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкинлеге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар.

* Табигатьтә микроэлементларга балдан да бай продукт юк.
* Балда кеше организмына кирәкле 30га якын матдә - глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар.
* Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта.
* Тирән, яхшы итеп йоклау өчен, гадәттә, ятыр алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәләр.
* Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кеше көнгә 100 г, балалар 30-50 г бал ашарга тиеш.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...