15 Февраль 2020
Безнең тапшыруларны, мультфильнарны яратып караучы тамашачылар белән очрашу өчен ерак араларны да якынайтабыз! Азнакай районындагы кыска гына сәяхәт тә матур хатирә булып истә калыр. Чубар-Абдул, Кәкре-Елга мәктәбе укучылары белән узган очрашуда да каналыбызның эчке дөньясы, мультсериалларны татарчага тәрҗемә итү, тапшырулар әзерләү турында сөйләштек. Укучылар "Винни-Пух", "Три кота", "Маша и Медведь", "Аркадий Паровозов", "Барбоскины" мультфильмнарын туган телләрендә карарга теләүләрен җиткерде. Мондый очрашулар алга таба илһамланып эшләргә көч бирә. Чараны оештыручы укытучыларга зур рәхмәтләрне җиткерәбез!
Комментарийлар: