Шаян да "күкне сайлады"!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шаян да "күкне сайлады"!

Шаян да "күкне сайлады"!
      25 июль көнне «Казан» гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды. Быел традицион бәйрәм Россия авиациясенең 100 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казан вертолетлар заводына нигез салынуның 80 еллыгына багышланды. Авиация тамашасы вакытында һавага 30-лап һава судносы күтәрелде. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, Россия ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы, «Казан вертолет заводы» ачык акционерлык җәмгыяте очышлары 300-дән 800 метрга кадәр биеклектә очтылар. Тамашачылар шулай ук Ан-2 самолетларыннан парашютчылар сикерүен күрә алды.

      Шәһәребез халкы һәм кунаклары өчен байк-тамаша узды, шулай ук 16 авиация предприятиесенең өр-яңа эшләнмәләре турында күргәзмә эшләде, төрле материаллардан самолетлар модельләрен ясарга, парашют җыярга өйрәнә алды.

      Чараның яшь тамашачылары күңеленә «ШАЯН ТВ» каналы мәйданчыгы аеруча хуш килде. Каналның төп герое Шаян белән бергә уйнап, төрле бәйгеләрдә катнашып, балалар истәлекле бүләкләргә дә лаек булды.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...