Апрель...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Апрель...

Апрель...

Апрель аена да аяк бастык! Көннән-көн кояш үзенең җылы нурлары белән күңелләрне иркәли. Урамда җылы, тып-тып тамчылар тама, кошлар чыркылдаша. Җиһанда яз тантана итә! Түземсезлек белән тизрәк карларның эреп бетүен, чәчәкле ямьле көннәрнең җитүен көтәбез.

Алдагы көннәргә табигать сынамышлары ниләр вәгъдә итә?! Бергәләп күз салыйк һәм сынап карыйк!

* Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.

* Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер hәм чикләвек мул булыр.

* Апрельдә көндез кызу, төнлә салкын булса, җылы җәй юрыйлар.

7.jpg

* Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар.

* Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.

* Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга.

* Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

* Апрельдә гөрләвек акмаса, майда үлән үсмәс.

* Апрельдә кайда су булса, июньдә шул урында күлләвек җыелыр.

* Салкын апрель ипи алып килә.

* Апрель башында күк күкрәсә, җәй коры килә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...