27 Июнь 2023
Булачак ветеринарлар һәм хайваннарны яратучылар өчен искиткеч документаль фильм - «Анимо төркеме» бүгеннән эфирда!
Табиб Себастьян Кфури һәм аның алыштыргысыз ярдәмчеләре мавыктыргыч формада яшь тамашачыларга барлык мәче һәм этләр, шулай ук рептилияләр, кошлар һәм хәтта диңгез хайваннарының серләре, тән төзелеше һәм функцияләренең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, күп кенә сорауларга җавап бирәчәкләр һәм беренче ветеринария ярдәме күрсәтәчәкләр.
Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 09:10 һәм 17:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карамый калмагыз!
Комментарийлар: