«Балалар һәм курчаклар яратам!»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балалар һәм курчаклар яратам!»

«Балалар һәм курчаклар яратам!»

«Шушы кечкенә генә хезмәтемне бәяләп, зур бүләк ясаганнары өчен, җитәкчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм», – дип башлады сөйләшүне Әлфинур апа. «Күчтәнәч» тапшыруы режиссеры, алып баручысы Фатыйхова Әлфинур Илһам кызы ТР Президенты Указы нигезендә, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.


загруженное.png

     Әлфинур апаны күпләр танып белмидер дә әле, ләкин Йомшак белән Ак тәпине белмәгән бала бармы икән? Нинди яшьтә булуыбызга карамастан, «Күчтәнәч»не сагынып көтеп алабыз. Дәү әти белән Дәү әниле чакларны сагынган әти-әниләр дә бу тапшыруны карап, балачагына кайтадыр. «Яңа гасыр» телеканалында чыга башлаган әлеге тапшыру – хәзер тәүлек буе татар телендә эшли торган беренче «ШАЯН ТВ» балалар каналының иң рейтинглы тапшыруларыннан берсе. 

maxresdefault.jpg

     Әлфинур апа Алабуганың мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1981 елда Минзәлә театрында башлый. Бик күп рольләр башкара, Россия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри, төрле театр фестивальләрендә катнаша. Әлмәт театрында да үзен талантлы актриса буларак таныта. 

       Кайда гына эшләмәсен, Әлфинур апа һәр җирдә үзеннән соң бай мирас калдыра. Ә тагын да зуррак уңышлар аны сәнгать дөньясының башкаласында – Казаныбызда көтә. 1989-1991 елларда «Адым» дип исемләнгән Казан яшьләр театрының алыштыргысыз актрисасына әйләнә. Зурлар өчен дә, кечкенә тамашачылар өчен дә әзерләнгән спектакльләр белән республикабызда гына түгел, Россия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөриләр, хәтта Себергә кадәр барып җитәләр. «Адым» театрында бик матур эшләдек. Ләкин тормыш җиңел генә бармый. Без дәүләт оешмасы түгел идек, үзебезне тәэмин итә алмый башладык. Ябылуга дучар булдык. Әмма без ике театрга яшәп китәргә мөмкинлек бирдек. Уфаның «Нур» театр студиясе ябылырга торганда, уртак спектакль куеп, аны саклап калдык, ул дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннары «Адым» театры нигезендә, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры эшләп китте. Шулай ике театрга яшәп китәргә мөмкинлек бирә алуыбыз белән без бик бәхетле», – диде Әлфинур апа. 

олрш.jpg

«Адым» театры артистларының «Буратино бездә кунакта» дигән тамашасын өлкәннәр дә, балалар да яратып карый. 

      Гаилә, эш, уку – һәммәсендә дә өлгерә Әлфинур апа. Читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Аннары, иҗат юлларын бергә башлаган Инсаф абый Абдулла, Әлфинур апа Хисами, Зәйтүн абый Яркәев белән бер дулкын булып, «Татарстан» телевидениесенә килеп керәләр. «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруында эшли башлыйлар. «Тапшыруларны шау-гөр килеп төшерәбез, кайныйбыз. Нәрсә эшлисез соң сез, дип кызыксынып, килеп карыйлар иде. Телевидениенең барлык этапларын да уздым: ассистент та, режиссер да булдым, пультка да утырдым. Иң мөһиме, үз эшеңне яратырга гына кирәк. Бөтен авырлык та онытыла. Мин эшемне, балаларны һәм курчакларны бик яратам», – ди һәрвакыт күтәренке кәефле Әлфинур апабыз. Татарча мультфильмнар тавышландырып, бик күп телевизион спектакльләрдә дә төшә. Һәркайсы тамашачы күңелен яулап ала, хәзерге көндә алар телевидениенең алтын фондында саклана.

       Язмыш җилләре Әлфинур апа гаиләсен Түбән Кама шәһәренә алып килә. Биредә әле телевидениенең ачылган гына чоры була. Яшь режиссер «Атна» дигән тапшыру төшерә башлый: хәбәрчесе дә, алып баручысы да үзе була. «Бер елдан театрга киттем. Балачагымда «Кирлемән хикмәтләре»н бик яратып укый идем, шуны сәхнәгә курчак театры итеп кую турында хыялландым. Бу хыялым Түбән Камада «Адым» дигән курчак театрында тормышка ашты. Аны ничек яратып кабул иткәннәрен белсәгез! Балалар бакчаларында йөрдек. Алай гына түгел, әле дәвамын да булдырдык», – дип матур хатирәләр белән уртаклашты. 

орд.jpg

 

  Казанда кайнамыйча яши аламы соң иҗат кешесе? Әлфинур апалар да янәдән башкалабызга кайта. Җаваплы, максатчан, бернинди каршылыкларга да карамыйча, һәрвакыт алга гына баручы ханым, сөекле хатын, кадерле әни дә! 2004 елда аны «Яңа гасыр» телевидениесенә «Күчтәнәч» тапшыруына чакырып алалар. Шул көннән башлап, Әлфинур апа балаларның иң яраткан тапшыруының алыштыргысыз режиссеры һәм Ак тәпи белән Йомшакка җан өрүчесе! «Ул «Күчтәнәч»нең кызыклары... Дәү әни белән Дәү әтигә образ булдырган чаклар гына ни тора! Бер китап язарлык! Башта студиядә төшерми идек. Тапшыруларны өйләр буенча төшереп йөрдек. Аннары бер биш ел тирәсе «Туган авылым»да эшләдек. Хәзер инде үз студиябез бар, Аллага шөкер. Гомумән, Зәйтүн, Әлфинур белән без гомер буе бергә. «Адым» театрынннан башланган иҗат юлы бүген дә дәвам итә, Аллага шөкер. Түбән Камадагы курчак театрында песием бар иде, шуны бу тапшыруга алып килдем. Менә хәзер инде дүртенче буын песи алышына. Балалар шулкадәр самими, алар янында шул уенчыкларны тотып, алар булып сөйләшеп басып торасың, сине күрмиләр дә. Шакатып шуларны күзәтәләр», – ди үзе дә сөенеп. Монда хикмәт балаларда гына түгел, ә Әлфинур апаның шул дәрәҗәдә профессиональ булуында! Ничә еллар өстәл астында эшләвенә карамастан, шул йомшак уенчыклар белән күпме яшь тамашачылар мәхәббәтен җыйган шәхес ул! Эчкерсез, самими, саф мәхәббәт балаларда гына була! Аны яулау һәркемгә дә бирелми! Ә Әлфинур апа Фатыйхова – бик күп мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәр белән беррәттән, балалар мәхәббәтен дә казанган шәхес!

Динара Миннекаева

Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...