28 Гыйнвар 2020
Сез үзегезнең «Әлифба» китабын хәтерлисезме? Безне укырга, язарга, алай гына да түгел, Туган илебезне, халкыбызны яратырга өйрәткән китап ул! Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова эшләгән әлифбага быел 55 ел. Китап 41 тапкыр үзгәртелеп тулыландырылды. Аның буенча 3 буын Татарстан халкы белем алды. Барлык фәннәрнең башлангычы, олы тормышның башы булган «Әлифба» китабы балачакның иң күңелле хатирәләрен яңарта!
Комментарийлар: