«Адымнар — Актаныш»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Адымнар — Актаныш»!

«Адымнар — Актаныш»!


Бүген «ШАЯН ТВ» командасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашындагы узган «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылышында булып кайтты!

Комплекста күп функцияле спорт зал, иҗади һәм фәнни лабораторияләр, заманча китапханә, видео һәм тавыш яздыру студиясе булдырылган. Шулай ук, биредә «ШАЯН ТВ» каналының филиалы да уз эшен башлап җибәрде!
Ә димәк, иң актив һәм креатив мәктәп укучылары инде бүгеннән узләрен телевидение һәм блогингта сынап карый алалар, контент булдыруга үз өлешен кертергә мөмкин!

Уртак эшнең беренче нәтиҗәләре дә бар!

Чара кысаларында безнең телевизон блогерларыбыз Актаныш коллегалары белән бергә кызыклы видеолар төшерде, тәҗрибә уртаклашты, киләчәккә планнар корды!

Истәлекле фотолар безнең инстаграмда!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...