Премьера: «Аһ, куян, эләксәңме?! Каникуллар»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Премьера: «Аһ, куян, эләксәңме?! Каникуллар»!

Премьера: «Аһ, куян, эләксәңме?! Каникуллар»!

Ярты гасыр элек Куян һәм Бүре барлык тамашачыларның иң яраткан геройлары булган! Легендалар әйләнеп кайта! «Аһ, куян, эләксәңме?! Каникуллар» мультсериалының премьерасы бүгеннән «ШАЯН ТВ» каналында!

Ел әйләнәсе барлык уңайлыклары булган курортка рәхим итегез, анда һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль табачак. Актив ял итәргә яратучы Куянга каникуллар белән ләззәтләнергә Бүре тынгылык бирми, чөнки ул гел Куян тирәсендә бөтерелә. Агрессив карашлы Бүре белән тынычлык сөюче Куян арасында төрле аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә: соклангыч Косули Улиның игътибары өчен көрәштән алып, велоузышларда төп приз өчен көндәшлеккә кадәр! Төрле трюклар һәм шаян маҗаралар балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмаячак!

Мультсериалны эш көннәрендә 11:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...