Сез-безнең киләчәк!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сез-безнең киләчәк!

Сез-безнең киләчәк!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 декабрь көнне журналистлар белән очрашты. Әлеге чарада каналыбыз алып баручысы Илназ Габдрахманов катнашты.  
Балалар каналы булдыру киләчәктә милләтне, телне, йолаларны сакларга ярдәм итәчәк, дип саный Татарстан Президенты.
 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә «Шаян ТВ» каналы хакында фикерен җиткерде. Илназның соравына җавап итеп, 
«Безнең милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш шул балачактан килә. Кызганыч, безнең хәзер авыл җирлегендә 25 процент кына халык яши. Шәһәрдә ул гореф-гадәтләр юк, сөйләшкәндә дә күбрәк русча аралашабыз», — диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гореф-гадәтләрне, милләтнең йолаларын уен аша бирергә кирәк. Балалар каналы да шул максаттан булдырылган.
«Сез бит киләсе буын, без сезгә таянабыз. Без олыгайгач, милләтебез юкка чыкмас, милли гореф-гадәтләр сакланыр, дип ышанабыз. Бу каналны шуны истә тотып ачтык. Киләчәктә сез бу эшне дәвам итәрсез, дип уйлыйбыз», — дип теләкләрен җиткерде Президент. Яшь алып журналистыбыз Илназ Габдрахманов очрашу вакытында Президентка бүләк тә тапшырды.

Мәгълүмат "Татар-информ" агентлыгыннан алынды.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...