Без нигә йоклыйбыз?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Без нигә йоклыйбыз?

Без нигә йоклыйбыз?

Йокы – һәр кешегә хас әйбер (нәрсә), чөнки ул безнең геннарга салынган. Ул — организмга ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. Йокы турында күбрәк тикшеренү эшләре алып барган саен, баш мие эшчәнлеге серләре дә күбрәк ачыла.

Йокы – катлаулы күренеш. Кеше йоклаган чакта, аның баш мие үзенең эшчәнлеген туктатмый. Гомумән алганда, йокы 90 минутлык бик мөһим цикллардан тора. Һәрбер цикл әкрен рәвештә тирән йокыга талудан һәм кинәт кенә төш күрү фазасына (тиз яисә парадоксаль йокыга) күчүдән гыйбарәт. Төш күрү фазасы тәмамлангач, яңа цикл башлана яисә әлеге цикл бетеп, кеше уяна. Кешенең баш мие структурасы мондыйрак канунчалык булдыра: төннең беренче яртысында тирән йокы, ә инде иртәнге якта төш күрү фазасы (парадоксаль йокы) өстенлек итә. Бүтәнчә әйтсәк, кешеләр гадәттә төшне иртән күрәләр. Галимнәр фаразлавынча, парадоксаль йокы белән бик күп авырулар бәйле. Инсульт, инфарктлар бик еш иртәнге якта, нәкъ менә шул парадоксаль йокы стадиясе җиткәч була да инде.

Бөек физиолог Иван Павлов вакытында, ягъни 20 гасырның беренче яртысында, йокы һәрвакыт файдалы дип саналган һәм универсаль дәвалау чарасы булып торган. Әмма бүген без әлеге фикернең бик үк дөрес булмавын беләбез. Киресенчә, кайбер авырулар вакытында йокы зыянлы да, куркыныч та булырга мөмкин. Кайвакыт аны кыскартырга яисә бүләргә кирәк. Мисал өчен, депрессияле авырулар вакытында, йокы депрессияне көчәйтә генә. Йокыны калдыру – кешене әлеге халәттән чыгару юлларының берсе. Бу факт сомнологиядә чагыштырмача күптән түгел генә ачылды.

Эволюция барышында әлеге халәт ничек барлыкка килгән соң? Монысы бүгенгәчә табышмак булып кала бирә. Җылы канлылардан (имезүчеләр һәм кошлар) башка бүтән бер җан иясенә дә йокының әлеге формалары хас түгел. Салкын канлы умырткалы һәм умырткасыз җәнлекләрнең йокылары исә – бертөрле, үзгәрешсез, ягъни бернинди фазаларга да бүленми. Төрле фазалы йокы формалары борынгыдан эволюция барышында формалашып килгән, һәм бу формалар исән калу өчен мөһим булганнардыр. Әмма әлеге өстенлек нидән гыйбарәт – бүгенге көнгә кадәр бөтенләй аңлашылмый.

Кешене аерым бүлмәдә калдырып, бик күп тәҗрибәләр үткәрелгән. Бүлмәдә тәүлек буе үзгәрешсез, бертөрле уртача яктылык булдырганнар, ә тәҗрибә “корбаны” яктылыкны контрольдә тота алмый һәм вакыттан да хәбәрдар түгел. Димәк, тышкы факторлар аңа берничек тә тәэсир итми, һәм организмның эчке ритмы үз иркенә ага. Тәҗрибәнең нәтиҗәсе: безнең биологик сәгатьләр 24 сәгать эчендә тулы әйләнеш ясый алмый. Тәҗрибә вакытында кеше “субъектив” вакыт барышына күчә. Шуңа да карамастан, аның йоклау теләге юкка чыкмый һәм, “эчке сәгатьләр”гә ияреп, вакыт-вакыт кабатлана.

Һәр иртә, йокыдан торып, пәрдәләрне ачкач, безнең күзгә яктылык төшә һәм “эчке сәгатебез” яңадан кушыла. Нәкъ менә шуның өчен караңгы вакытта йокыдан торырга киңәш ителми. Әгәр кеше караңгы вакытта торып, руль артына утырса, юл һәлакәтенә очрау ихтималы бик зур. Әмма иртә торуны яисә төне буе йокламауны җиңел үткәрергә сәләтле кешеләр дә бар. Бүгенге көндә Америка галимнәре кизү торучы медицина хезмәткәрләре, оператор, диспетчерлар кебек җаваплы эшләргә төнлә йокламауны яхшы үткәрә торган кешеләрне җәлеп итү максаты белән, аларның генетикасын өйрәнә.

Эльза Гыйздәтова тәрҗемәсе

Мәгълумат «Гыйлем» сайтыннан алынды  http://giylem.tatar/ 

Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...