19 Март 2019
Хихихи, ул югалмый. Эш шунда, безнең җир шары һәрвакыт әйләнеп тора.
24 сәгать саен ул үз күчәрен әйләнеп чыга. Карагыз әле, җир шары безнең «ШАЯН ТВ» каналы сыман тәулек буе эшли икән.
Ярый, әйдәгез кояш турында сөйләшеп бетерик. Безнең җир шарының бер ягында кояш, ә икенче ягында ай урнашкан. Иртән безнең җир кояшлы яктан әйләнә башлый, ә кичен айлы якка килеп җитә. Ягъни кояш югалмый, ул бары тик җир шарының башка ягында гына кала.
Комментарийлар: