Кыш бабайның исеме ничек?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кыш бабайның исеме ничек?

Кыш бабайның исеме ничек?

Әйе, әйе, Кыш бабай безгә Кыш бабай инде ул, дуслар! Ә менә башка телләрдә аны ничек чакырганнарын беләсезме? «Балачак илендә», «Гаҗәп дөнья» тапшыруларын алып баручы Газизҗанова Самирә белә! Сезнең өчен дә кызыклы мәгълүмат туплаган!

Безнең илдә Кыш бабайны русча «Дед мороз» дип атыйлар. Озын ак сакаллы бабай, зур кызыл тунын киеп, бүләкләр таратырга оныгы Кар кызын да алып килә.

АКШта, Канада, Бөекбритания һәм Көнбатыш илләрендә Кыш бабай Санта клаус исемен йөртә.

Швециядә ике Кыш бабай бар: борынлы Юлтомен һәм кәрлә Юлниссаар. Икесе дә бүләкне тәрәзә төбенә куеп китә.

Финляндиядә Яңа ел бабаен Йоулупукки дип атыйлар. Аның конус сыман башлыгын һәм кызыл киемен Йиулувана, диләр.

Франциядә шулай ук ике Кыш бабай: берсе – Пэр-Ноэль, балаларга бүләкне кәрҗингә салып алып килә. Икенчесе – Шаланд, аның кәрҗиненә тыңламый торган һәм ялкау балалар өчен чыбыклар яшеренгән.

Италиядә балалар янына өлкән генә Бефана дигән фея килә. Ул өйгә төтен торбасы аша кереп, үзләрен яхшы тоткан балаларга бүләкләр бирә, ә тәртипсезләргә көл генә эләгә.

Румыниянең Мош Кречун исемен йөрткән бабае безнең Кыш бабайга бик охшаган. Үзбәкстанда аңа Корбобо, дип эндәшәләр. Ул буйлы халат һәм кызыл түбәтәй кия. Корбобо Яңа ел бүләкләре белән йөкләнгән ишәктә йөри.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...