Җырчы Виллиның Гөлназ Асаева репертуарыннан яратмаган җыры

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җырчы Виллиның Гөлназ Асаева репертуарыннан яратмаган җыры

Җырчы Виллиның Гөлназ Асаева репертуарыннан яратмаган җыры

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» проектында яшь җырчы Вилли үзенең интервьюсында Гөлназ Асаева репертуарыннан яратмаган җыры булмавы һәм бер-берсенә җырлар сайлауда һәрвакыт киңәшләшеп эшләүләре хакында сөйләде:

- Гөлназ башкаруында яратмаган җырым юк. Ул укыган кеше, профессиональ җырчы һәм җырларны җентекләп сайлый белә. Кайвакыт әле аңа профессиональ җырчылар - әти-әнисе җыр сайлауда ярдәм итә. Шуңа күрә ул һәрвакыт халык күңеленә керә торган җыр булып чыга. Ул бервакытта да “килделе-киттеле” җырлар җырламый. Мин аннан үзем киңәшләр алам, аңа карап өйрәнәм, чөнки аның начар җыры юк.

Аранжировкалар буенча ул минем белән киңәшләшеп эшли. Ә мин исә, гомумән, җырлар буенча аның белән киңәшләшәм. Җырларымны халыкчан итүдә Гөлназның киңәшләре ярдәм итә. Кирәк булса, без һәрвакыт бер-беребездән киңәшләр сорыйбыз.

Тулырак тапшыруны «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...