Тукай безнең йөрәкләрдә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тукай безнең йөрәкләрдә!

Тукай безнең йөрәкләрдә!

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел!

Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Аның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз.

Шуңа күрә, без Тукаебыз истәлеген саклап, хөрмәт итеп буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Шагыйрь һәр татар күңелендә яшәсә, милләтебезнең киләчәге дә өметле булачак!

Кадерле дуслар, барыгызны да бүгенге бәйрәм, Туган тел көне белән тәбрик итәбез! Туган телебезне саклыйк, яратыйк, үзебездән соңгы буыннарга тапшырыйк!

 

Бәйрәм уңаеннан шәһәребездә күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырылган:

* 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Г.Тукай шәһәр җәмәгать бакчасында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

* 11:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында республиканың әйдәп баручы җырчылары һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында әзерләнгән бәйрәм концертында Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк.

* 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Г.Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узачак.

* 16:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда гала-концерт булачак һәм «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясенә йомгак ясалачак.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...