Бүген Корстонда Бөтенроссия туган тел форумының пленар утырышы узды. Биредә Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800 гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чарада Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин да катнашты.
Пленар утырышка кадәр кунаклар төрле күргәзмәләр белән танышты. Чарага килүчеләрне беренче татар балалар каналы да үз мәйданчыгына җыйды. «ШАЯН ТВ» каналы иң шәп проектларыннан торган күргәзмә оештырды.
Биредә «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе, «Яраткан шигырь» теле-радиопроекты, «ШАЯН рәссам» анимацион сериалы, «ШАЯН саннар» мультипликацион YouTube проекты һәм «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе нәтиҗәләре тәкъдим ителде. «ШАЯН ТВ» алып баручылары интерактив форматта әлеге проектлар һәм аларның казанышлары хакында сөйләделәр. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчесе Амелия Феофанова һәм «Лайки» рок төркеме үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Комментарийлар: