27 сентябрь көнне Россиядә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә кадәр оешма хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уздырыла.
2004 елда барлыкка килгән бу бәйрәмнең идеясе – балалар бакчасына кадәр булган балачакка игътибар юнәлтү. Мәктәпкәчә кадәр вакыт – балалар тормышында бик мөһим чор. Шушы вакытта алар һәрьяклап шәхес буларак формалаша башлый. Күңелле балачак һәм нәниләрнең киләчәге нәкъ менә игътибарлы, сабыр, һәр бала күңеленә дөрес юл таба белә торган тәрбиячеләр кулында!
Чын күңелебездән хөрмәткә лаек һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Йөрәк түрегездән чыккан җылы, педагогик осталыгыгыз сабыйларның балалар бакчасында уздырган һәр көнен бәхеткә һәм күңелле мизгелләргә күмәр, дип ышанабыз! Авыр һәм фидакарь хезмәтегездә зур уңышлар, сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Комментарийлар: