«ШАЯН ТВ» каналы TatTVR мәйданына чыкты!
Бу кушымта Татарстан телеканалларына һәм радиостанцияләренә бер үк вакытта керү мөмкинлеген бирә һәм регионнар арасында уникаль булып санала.
Кушымтада җыелган ММЧ арасында бердәнбер татар балалар телеканалы «ШАЯН ТВ» да бар! Ә димәк, без тамашачыларыбыз белән тагын да якынрак!
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә ясалган TatTVR яңа мобиль кушымтасын тәкъдим итү 17 май көнне Татарстан Республикасының Журналистлар берлегендә узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу мәйданда «ШАЯН ТВ»ның да булуын спикерлар һәм кунаклар бик югары бәяләде.
App Store һәм Google Play кушымталары өчен йөкләп алу бушлай! Өйдә, юлда, һәркайда – «ШАЯН ТВ» кара!
Комментарийлар: