«Тормыш кирәк-яраклары»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Тормыш кирәк-яраклары»

«Тормыш кирәк-яраклары»

Сез көндәлек тормышта куллана торган, һәрдаим юлыбызда очраган әйберләр, аяк астында булган нәрсәләр турында уйланасызмы? Тәрәзәгә күз салыгыз әле, пыяла аша урамны күрәсез, җиргә асфальт җәелгән, бетоннан йортлар төзелгән. Ә ашханәдә әниегез алюмин мискәдә аш пешерә, пластик савытта камыр баса, тимер табага май салып коймак кыздыра. Ел саен дөнья буйлап 400 тонна кәгазь чыгарылганын беләсезме соң?

Кызык, шулай бит? Көнкүрештә гадәти тоелган әйберләрнең ничек барлыкка килгәнен, ясалганын уйлап та караган юк. Ләкин арагызда кызыксынучан тамашачылар барлыгын беләбез. Шуңа күрә, каналыбызда «Тормыш кирәк-яраклары» дигән өр-яңа документаль сериал күрсәтелә башлый. Тапшыруны карап, терекөмеш, корыч, тукыма, сера, табигый газ, керамика кебек бик күп төрле материалларның килеп чыгышы яки җитештерү юллары, аларның тормыштагы роле һәм файдасы, бәлки зыяны, иң мөһиме, дөрес файдалану һәм утильләштерү турында белерсез.

Бөтен серләрне дә ачып бетермибез! Яңа сериалны карагыз! Аннары көн саен куллана торган материаллар белән файдалану тагын да кызыграк булыр!


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...