2 Август 2022
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. Пленар утырыш башланыр алдыннан алар Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар.
«ШАЯН ТВ» каналы бүген дә биредә Президентыбыз белән очрашуда булды, чит төбәкләрдән килгән кунаклар белән аралашты, истәлеккә фотога төште, шулай ук килгән кунакларга бүләкләр өләште.
Комментарийлар: