Разил Вәлиев иҗаты мәңгелек!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Разил Вәлиев иҗаты мәңгелек!

Разил Вәлиев иҗаты мәңгелек!

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ Генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, «ШАЯН ТВ» каналының алыштыргысыз дусты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев арабыздан китте.

Күренекле шагыйребез балаларга да, олыларга да бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итте. Аның шигырьләрен һәрберебез кечкенәдән яратып укый. Шагыйрьнең иҗаты мәңгелек!

Аның туган җир, табигать, милләт язмышы турындагы әсәрләрен һәркем белә. Мондый темалардан тыш, ул бик юмор хисле, шаян телле шагыйрь дә. Шуның белән ул балалар күңеленә ачкыч таба белде. Шундый юмористик шигырьләрнең берсен сезгә дә тәкъдим итәбез!

Бүген иртән торган бирле
Әти ачулы хаман.
Кичә икеле алгансың,
Нәрсә булды Рамазан?! 

Елый язып әйтте малай
Гәепле, дип икегез.
Мин бер үзем нишли алам?
Сез бит эштә идегез! 

Моңа кадәр мәсьәләне
Чиштем әнидән сорап,
Дәрес әзерләргә, әти,
Бүген бит синең чират. 

Әбиебез карт шул инде,
Кызганмыйсыз аны.
Кичә күпме тырышса да,
Әби икеле алды!

«ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре якыннарының кайгысын уртаклаша! 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...