10 Декабрь 2022
Дуслар, сезгә тамашачыбыз Булат Хәсәновның “Буран” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Буран уйный урамда,
“Әйдә, чык, - ди, - уйнарга”.
“Юк, буран, - дим, - чыкмыймын,
Колагым өши анда”.
Ә буран миннән көлә:
“Тәрәзәдән, - ди, - керәм”.
“Юк, - дим, - буран, кермисең –
Син бит өйдә эрисең”.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: