Ханбикә- кем ул?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ханбикә- кем ул?

Ханбикә- кем ул?

Зәңгәр экраннардан балкучы кызлар-йолдызларга карап кем генә сокланмый да, кем генә хозурланмый! Аңлашыла да: алар сылу, үткен фикерле, яшьтәшләрен үрнәк тә. 11нчы сыйныфта укучы Мәликә Мотыйгуллина да әнә шундыйлардан. Әйдәгез, сез дә аның белән якыннанрак танышыгыз.



Паспорт буенча исеме: Мәликә Мотыйгуллина

Дуслары арасында: Мәликә-Ханбикә

Мәктәбе: Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе

Вазифасы: «ШАЯН ТВ» алып баручысы

Девизы: Һәрдаим үзеңне үстерергә омтыл!


- Мәликә, телевидение дөньясына ничек килеп эләктең?

– Ой, мин анда бик кечкенә идем әле. 4 яшь булды микән… Телевидение дөньясы мине бик кызыктыра иде, зәңгәр экраннар турында хыялланырга идем. Алып баручы булып эшлисе, шул экраннардан балкыйсым килде. Озак та үтми әти-әнием кастингка алып килде. Диңгездән алып кайткан ракушкалардан беләзек тезә-тезә текстымны укыдым. Укыдым, ошаттылар, эләктем – өч сүз белән әйткәндә. (Көлә) Шулай итеп, «Күчтәнәч», «Тиззарядка», «Яшь ТНВ» тапшырулары аша уздым. Аларда гына тукталып калырга уйламыйм, гел үсештә!

– Ә сценарийны ятлыйсы, сөйлисе авырмы?

– Авыр түгел, сценарийларны үзем язарга да бик яратам. Телевидение дөньясына килгәндә, татарча бик авыр сөйләшә идем. Туган телебезгә мине ТНВ мәктәбе өйрәтте, дисәк тә ялгыш булмас. Әти-әнием дә бик ярдәм итте, әлбәттә. Биредә татар телен белү дәрәҗәсенә бәйле кисәтү ясаганны тыңлап тордылар да, телебезне өйрәтә башладылар. Кич мәктәптән кайткач, бергәләшеп татарча китаплар укыдык, тизәйткечләр ятладык. Шулай телемне дә камилләштердем, әзрәк тәҗрибә туплагач, текстлар да җиңел ятланыла башлады.

– Образга ничек керергә?

– Күңел кушканча. Эшемне күңел биреп эшлим, шуңа әйбәт килеп чыгадыр да. Гел елмаеп йөрү – минем шәхси образ. Кешегә, нинди генә гамәл кылсалар да, авыр караш ташламаска тырышам, Бар җирдә дә позитив, яхшылык эзләү – минем тәрбиямнең нигезе.

Планлаштырылган ун эшем булса, унысына да өлгерәм, берәрсе төшеп калса, бетте инде, берсенә дә өлгерми башлыйм.

– Телевидение алып баручысына хас 3 сыйфат?

– Игътибарны үзеңә юнәлтә һәм үзеңдә тота белү. Кешелеклелек. Һәм ихласлылык. Борынны югары күтәреп йөрү ярамый. Яныма килеп минем белән аралашырга теләүчеләр шактый. Һәммәсе белән бик теләп сөйләшәм. Кочаклап алырга да мөмкинмен әле. (Көлә) Алып баручы тагын бер сыйфатка ия булырга тиеш әле: универсальлек. Бөтен өлкәдә дә әз-мәз хәбәрдар булу мөһим.

– Сыйныфташларың яшь йолдызны ничек кабул итә?

– Минем үземне йолдыз дип атыйсым килми. Сыйныфташларым барысы да бик сәләтле, һәрберсе теге яки бу өлкәдә оста. Шуңа да без барыбыз да бертигез, үземне өстен куюны кирәк санамыйм. Мин дә бит гади кеше, телевидение – шәхси үсеш урыным.

– Барысына да ничек өлгерәсең?

– Бу тормыш рәвешем, мин аңа ияләшкән инде. Гел каядыр ашыгам мин: мәктәпкә, телевидениега, спектакльгә… Бөтен нәрсә бер-берсе белән үрелеп бара. Шушы системаның берәр өлеше югалса, мин дә югалам. Башка бер җиргә дә өлгерми башлыйм. Планлаштырылган ун эшем булса, унысына да өлгерәм, берәрсе төшеп калса бетте инде. Аннан, мин бик пунктуаль кеше. Соңга калырга яратмыйм.

- Буш вакытың бөтенләй калмыйдыр инде?

– Сирәк, әлбәттә. Калган очракта да мин аны үземне үстерүгә багышлыйм. Гадәттә, китап укыйм. Шундый кагыйдәм бар: көнемнең 5 минутын булса да китап укуга багышлыйм. Яки аудиокитап тыңлыйм. Чөнки көненә 5 минут, атнага 35 минут, айга тагын да арта… Шулай җыела да инде. Әни белән бергәләшеп кул эшләре белән шөгыльләнергә яратабыз, курчаклар ясыйбыз. Бер сүз белән әйткәндә, телефон тотып кына, ятып тора алмыйм.

– Үзең шикелле нәфис, гүзәл һәм сылу укучы кызларыбызга матурлык киңәшләре бир әле.

– Беренче чиратта, үзеңне, сәламәтлегеңне саклау кирәк. Икенчедән, теге яки бу идеалга охшарга омтылып, үзеңне югалтырга ярамый. Син нинди бар – шундый: шулай дөньяга килгән, шулай яратылган, димәк, шулай кирәк. Нинди генә булса да, һәр кеше үзенчә гүзәл. Ул ямьне күрә генә бел! Шәхсән мин үзем беркайчан да чәчемне буямаячакмын!

– Киләчәккә планнарың?

– Планнар дию бик үк дөрес булмас, хыяллар дип әйтик. Хәзерге момент белән яшим, чөнки. Журналистика факультетында уку турында хыялланам. Үскәч тә журналист яки алып баручы булып эшлисем килә.

Илүзә Гайнетдинова

Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/


Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...