Нәүрүз котлы булсын!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде -
Нәүрүз мөбарәк булсын!

Абзый, эшең уң булсын,
Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын -
Нәүрүз мөбарәк булсын!
                   Халык авыз иҗаты

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтрәвенә
Кушылып җырлыйк әле.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Илләр, көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
              Роза Хафизова

Әнә яз яшелләнә,
Җир анабыз гөлләнә,
Бозны тишә ак чәчәк,
Көнгә бага саф чәчәк!

Бүген көн тиң төннәргә,
Урын юк һич көнләргә,
Без дә тиң, без дә тигез!
Мөбарәк Нәүрүз! - дибез.
                    Әхмәт Гадел

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! -
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз! 
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
                Роберт Миңнуллин

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...