Сак-Сок

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сак-Сок

Сак-Сок

Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы булган, ди. 

Балалары бер дә дус яшәмәгәннәр, вак-төяк аркасында да еш кына талашканнар, хәтта сугышканнар да. 

Бу хәл әниләрен бик борчуга салган. Ул аларны дус яшәргә ничек кенә үгетләмәсен, балалары барыбер аны тыңламаганнар.

Бер көнне ире урманга ауга киткәч, хатыны намаз укырга утырган. 

Балалар шул вакыт тимер ук табып, шуның өчен тарткалаша башлаганнар, аннан сугышырга тотынганнар, әниләренә намаз укырга комачаулаганнар. 

Әниләре чыгырыннан чыккан, аларны: «Сак-Сок булыгыз!» — дип каргаган. Шул ук минутта балалар кошка әверелгәннәр. 

Намаздан соң әниләре кыл­ганына үкенеп елый башлаган.

 Балалары аның янына очып килеп, гафу итүен үтенгәннәр. Әниләре гафу иткән, ләкин балалары элекке хәлләренә кайта алмыйча, кош булып калганнар.




Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...