«ШАЯН ТВ» каналы - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты!

«ШАЯН ТВ» каналы - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты!

Сөенечле яңалык! Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы иң дәрәҗәле премияләрнең берсе - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды!

Премия лауреатларының исемнәрен Татарстан Республикасының рәсми порталында игълан иттеләр. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чарада исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «ШАЯН ТВ» телеканалының эшчәнлеген югары бәяләде. «ШАЯН ТВ» – зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте. Төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерә, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра», - дип үз фикерен белдерде ул.

Әлеге премия Татарстанның интеллектуаль һәм рухи мирасын үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен бирелә. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе»нең бер өлеше булган «ШАЯН ТВ» каналы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, аңа милли рухта тәрбия бирүдә, татар теленә карата ихтирам һәм хөрмәт уятуда хезмәт итә.

Журналистика һәм телевидение сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, татар телен, халкыбызның әдәби мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертеп, яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан үстергәне өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналы әлеге премиягә, һичшиксез, лаеклы! Бик тиздән лауреатларны бүләкләү тантанасы узачак! Әлеге вакыйганы түземсезлек белән көтәбез!

Бу тамашачыларыбыз белән бергә – безнең уртак җиңүебез! «ШАЯН ТВ» каналының эшчәнлеген югары бәяләүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да телебезнең бөтен матурлыгын, ямен халыкка җиткерүебезне дәвам итәрбез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...