23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
«ШАЯН ТВ» каналы Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
Ә сез Шаяннар, әтиләрегезне, бабайларыгызны һәм абыйларыгызны бу бәйрәм белән котладыгызмы?
Комментарийлар: