20 Март 2023
Дуслар, 28 март көнне күптән көтелгән вакыйга, «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак!
Бу хакта тулырак беләсегез килсә, иртәгә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында баручы «Манзара» тапшыруын карагыз. Әлеге бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев тапшыруда кунакта булачак.
Грандиоз бәйгенең яңалыкларын күзәтеп барыгыз. Тапшыруны иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карагыз.
Комментарийлар: