Кыш көне яңгыр яуса...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кыш көне яңгыр яуса...

Кыш көне яңгыр яуса...

Дуслар, сез сынамышларга ышанасызмы? Безнең «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып баручы Мәрьям ышана. Күзәтеп тә бара икән әле. Кызык өчен генә булса да, Мәрьям әйткән сынамышларны сез дә тикшереп карагыз. Табигать – ул китап кебек. Анда бик күп серләр яшеренгән! Ышанмыйсызмы? Алайса үзегез күзәтеп карагыз әле!

·        Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

·        Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

·        Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.

·        Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

·        Тычкан һәм Елан елларында бал күп булыр.

·        Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.

·        Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

Ничек кенә булмасын, кыш көне үтәләсе максатлар турында онытмагыз! Күп итеп кар яусын, дип телик. Рәхәтләнеп дуслар белән карда аунап уйныйсы, чаңгы-чанада шуасы, Кар бабай ясыйсы килә! Һәр көнегезне күңелле уздырыгыз, дуслар!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...