27 Июнь 2019
Сәлам, шаяннар!
Әйдәгез әле җырлап алыйк. Сезгә бик матур «Дуслык» дип аталган җыр тәкъдим итәбез. Башлыйбыз...
Илдар Юзеев сүзләре
Фасил Әхмәтов көе
Әйдәгез әле җырлап алыйк. Сезгә бик матур «Дуслык» дип аталган җыр тәкъдим итәбез. Башлыйбыз...
Салават күпере сыман
Калса да балачагым,
Тоям гомерем буена
Озатып барачагын.
Кайчак тирән уйга талам
Карыймын да каерылып,
Балачагым хыялыннан
Калмадыммы аерылып?
Салават күпере сыман
Балачак хыяллары,
Балачагым хыяллары
Канатлар куяр әле.
Салават күпере сыман
Калса да балачагым,
Тоям гомерем буена
Озатып барачагын.
Илдар Юзеев сүзләре
Фасил Әхмәтов көе
Комментарийлар: