Комиссия утырышы узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Комиссия утырышы узды

Комиссия утырышы узды

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә һәрдаим туган телне һәм мәдәниятне популярлаштыруга юнәлтелгән яңа проектларын тормышка ашыра. Бу ел бәйге, фестивальләргә, премьераларга аеруча бай булды! Бүген узган Комиссия утырышы моның ачык дәлиле.

Чара кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы Комиссия белән берлектә башкарган проектларының презентациясен үткәрде - күргәзмә оештырды. Биредә «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе, концертлар циклы, «Яраткан шигырь» теле-радиопроекты, «ШАЯН рәссам» анимацион сериалы һәм «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе нәтиҗәләре тәкъдим ителде. «ШАЯН ТВ» алып баручылары интерактив форматта әлеге проектлар һәм аларның казанышлары хакында сөйләде. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчесе Амелия Феофанова һәм «Лайки» рок төркеме үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

Әйтергә кирәк, комиссия әгъзалары һәм килгән кунаклар каналның эшчәнлегенә югары бәя бирде!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...