Җил кайдан чыга?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җил кайдан чыга?

Җил кайдан чыга?
Аны кем белә дисәң, безнең Гөлйөзем әби белә икән. Ул менә нәрсә дип әйтеп сөйли:

— Кайдадыр дөньяларның чигендә, Каф тавы дигән тылсымлы таулар артында, Җил иясе дигән бик карт бер әби бар икән. Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә имеш. Ничек-ничек дисәң, аның дөнья зурлыгы бер мич­кәсе бар, бөтен булган, буласы җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Кайчан җил истерергә вакыт җитсә, шул әби мичкәнең бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил, менә китә! Зур итеп ачса — давыл да буран чыга... Кирәк кадәр истергәч, мичкәнең бөкесен яңадан тыгып куя. Шуннан бөтен дөньяң тып-тын кала.

— Алай соң, ул әби үзе шулай бик карт та, сукыр да булгач, бөкесен югалтып куйса?..

— Юк, ул югалтуын югалтмый,— ди Гөлйөзем әби.— Ни өчен дисәң, бөкесен кулыннан бер дә ычкындырмый. Шулай да, син әйт тә мин әйт дигәндәй, күзе күрмәгәч, кайвакыт мичкәнең тишеген тиз генә табып, томалап өлгерә алмый, ди, шул. Менә шуннан китәме атналар буе гел бер яктан җил!


Легенда

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...