Теленә гашыйк...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Теленә гашыйк...

Теленә гашыйк...

Агентыбыз бигрәк шук. Ул кайларда гына булмады. Бер көнне ул барлык төбәкләрнең милли җанлы, татар теленә гашыйк булган укучылары белән күреште.

Нинди регионнар дисеңме? Бармакларыңны бөгеп бара аласың: Әстерхан, Новосибирск, Сембер, Пенза, Свердлау, Самара, Курган, Сарытау, Ырынбург, Омск, Түбән Новгород, Киров, Төмән өлкәләре, Башкортстан, Чуашстан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия һәм Пермь өлкәсе.

Алар белән ничек бер көнне күрешеп өлгергән дисеңме? Өлгерде инде, ул бит бик сәләтле.

Агентыбыз үзенең яшерен кешеләре аша аларны бик тиз тапты.

Агентыбыз:

-          Миңа аларны 100дән артык дип әйттеләр. Бу дөресме?

Телефонның икенче ягыннан:

-          Әйе. Алар чынлап та шуның кадәр күп. Алар хәзерге вакытта матур шигырьләр, әсәрләр укып утыралар.

Агентыбыз:

-          Алар чынлап та татар телендә аралашалармы?

Телефонның икенче ягыннан:

-          Әлбәттә, алар үз регионнарында татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадыларында җиңеп килгәннәр.

Агентыбыз:

-          Аңлашылды. Мин хәзер булам!

Әлеге сөйләшүдән соң бер минутта узмады, ә агентыбыз Казаныбыз кунаклары янында иде. Үзе генә түгел, ә «Уймак» тапшыруының алып баручысы Фирүзә белән. Алар бергә, «ШАЯН ТВ» коллективына ничек эләгеп, ничек тапшыруларга килеп булу турында һәм ничек безне үзләренең өйләрендә карап булу турында сөйләделәр.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...