10 Гыйнвар 2020
Бүген Яңа елда беренче кунакларны кабул иттек. Алабуга шәһәреннән 35 номерлы балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз һәм аларның тәрбияче апалары килде. Каналыбызның студиясендә бик җылы очрашу узды. Тапшыруларның ничек әзерләнгәнен карадык. Дубляж студиясендә мультсериалларның тавышландыру барышы белән дә таныштык. Нәни кунакларыбыз күңелендә бу көн озак сакланыр, дип уйлыйбыз. Аларның шатлыклы йөзләрен күрү безгә дә бик рәхәт!







Комментарийлар: