Дуслар, көттегезме? Бүгеннән «ШАЯН ТВ» каналында барыгыз да яратып карый торган «Фиксиләр» мультсериалы татар телендә эфирга чыгачак!
Мультсериал белгечләр гаиләсе - техника әйберләре эчендә яшәүче һәм бозылган очракта аларны төзәтүче бәләкәй кешеләр турында сөйли. Белгечләр нибары тугыз: Әти, Әни һәм аларның балалары Симбикә (Симка) белән Ноль (Нолик), белгечләрнең дәү әтисе Бабакай һәм шулай ук Симбикәнең сыйныфташлары Файер, Игрек, Шпуля һәм Верта. Өстәвенә мультсериалда белгечләр яшәгән фатирның «хуҗалары» - чихуахуа токымлы Усал (Кусачка) исемле эте белән Малай (ДимДимыч) исемле сигез яшьлек малай, аның ата-аналары һәм Коңгыз.
Әлеге мавыктыргыч гаиләгә кушылырга чакырабыз! Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 14:35 һәм 22:35 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында «Фиксиләр» мультсериалын карагыз!
Комментарийлар: