9 Июнь 2022
9 июнь - Халыкара дуслар көне!
Хәзерге заманда чын дуслык - бик сирәк очрый торган кыйммәтле бүләк! Һәрберегезнең дә дуслары чын, тугры булсын!
Шул уңайдан, дуслык турында мәкаль-әйтемнәр белән танышып китик:
*Дуслык - зур байлык.
*Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
*Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
*Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
*Дуслык тау күчерә.
*Дус - акчадан кыйммәт.
*Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.
*Ил өстендә илле дустың булсын.
*Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.
*Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек.
*Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
Комментарийлар: