Әкият илендә: «Бал корты һәм Шөпшә»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әкият илендә: «Бал корты һәм Шөпшә»!

Әкият илендә: «Бал корты һәм Шөпшә»!

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:

— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен,- дигән. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр.

Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яклап очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәк башлыгына китергәннәр.

— Менә дигән савыт, балны кара салып,- дигәннәр.

Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән.

— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми,- дигән.

Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр.

Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны, алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.

Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә әшли икән дә, кояш кыздыра баш-лагач, оясына кереп йоклый икән.

Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һем аны өзелеп-өзелеп кунакка чакырган:

— Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күрен китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең,- дигән.

— Ярый,- дигән Бал корты,- барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк,- дип, Шөпшәне үз өене алып киткән һем бик шәпләп кунак иткән.

Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һем аны бик-бик мактаган.

— Осталарның да остасы икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? — дигән.

— Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде,- дигән Бал корты,- көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, — дигән.

Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәге кунакка барыр вакыты да килеп җиткән.

Эштән кайтышлый Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән.

— Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, — дигән.

Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул:

— Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, — ди икән.

Кунакны сыйларлык түгәл, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, ул аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган.

Ярыш көне килеп җиткән.

Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып кит­кән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән.

Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзе акмаган.

— Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә, теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм,- дигән чәчәкләр башлыгы.

Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәлә, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.

Абдулла Алиш

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...