Бүген «ШАЯН ТВ» телеканалына «Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Чыңгыз Явус улы Әхмәдов, Луганск Халык Республикасы ГТРК генераль директоры Елена Юрьевна Прасолова һәм «Республика» газетасының баш мөхәррир урынбасары, ЛХРда Россия журналистлар союзы рәисе урынбасары Сергей Николаевич Прасолов кунакта булды.
Хөрмәтле кунакларны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев белән берлектә «ШАЯН ТВ» геройлары һәм алып баручылары каршы алдылар һәм зур студия буйлап сәяхәткә чакырдылар. Алар өчен телеканалга экскурсия, популяр тапшырулар, масштаблы проектлар белән танышу оештырылды һәм музыкаль бүләкләр яңгырады. Тапшырулардан тыш, кунакларга социаль челтәрләрнең популярлыгы турында да сөйләделәр.
Очрашуны музыкаль мизгелләр бизәде. Казан балалар филармониясе йолдызлары һәм «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчесе Әминә Мортазина студия кунакларына үзләренең шат җырларын бүләк иттеләр.
«ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе телеканалның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунакларыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмадылар. Танылган актерлардан мультсериалларны тавышландыру серләренә төшенделәр.
Хезмәттәшләребезне бик сөенеп кабул иттек. Аларның беренче татар балалар телеканалы эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерүләре аеруча куанычлы.
Комментарийлар: