Бүген Казанның 127 нче мәктәбендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды. «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» шәп бүләкләр өләште!
Тамашачылар «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән фотога да төшә алды. Шаян белән Мияу балаларны каршы алдылар, сәламләделәр, уйнадылар, күңелләрен күтәрделәр!
Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.
Концерт барышында залда бәйрәм хисе хөкем сөрде! Ул барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Концертта катнашучылар тамашачылардан бик күп рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр!
Комментарийлар: