13 Гыйнвар 2024
Сәхибәбез кысаларында сезгә ШАЯН тамашачыбыз Миләүшә Гафиятованың шигырен тәкъдим итәбез!
Менә салкын кыш та җитте
Ияртеп бураннарын.
Назлый- назлый япты җиргә
Ак мамык юрганнарын.
Җиргә ап-ак карлар ява
Әйтерсең лә энҗе тама.
Ел да шулай кабатлана.
Яңа елның яңа көне
Күңелләрдә уелып кала.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: