Мунча терапиясе кәефне күтәрә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Мунча терапиясе кәефне күтәрә

Мунча терапиясе кәефне күтәрә

Ял көннәрендә мунча керү - элек-электән килгән гадәт. Мунча - иң яхшы тынычландыру чарасы. Чынлап та, анда юынгач тән генә чистарып калмый, күңел дә сафлана, тынычлана, кәеф тә күтәрелә, ару-талулар да юкка чыга.

Борынгылар аны “халык табибы” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Өстәвенә, нәкъ менә бүген Мунча керү көне билгеләп үтелә. Япон галимнәре мунча терапиясенең кеше психикасына ничек йогынты ясавын ныклап тикшергән.

* Даими рәвештә эссе парга керү, тәннең температурасы кыска вакытка күтәрелеп алу нәтиҗәсендә организм микростресс кичерә. Нәтиҗәдә, баш миенең нерв системасы стимуллаша һәм серотонин бүлеп чыгара. Шуңа да мунчачыларның кәефләре һәрчак күтәренке була.

* Мунчадан соң организм ныгый, аның эшкә сәләте арта.

* Мунча йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, аеруча йөрәк эшчәнлегенең активлыгын сакларга ярдәм итә.

* Даими мунча керүнең тагын бер яхшы ягы бар, ул - тын юллары системасы авыруларыннан саклау өчен файдалы чара.

Мунчага барыр алдыннан 1-2 аш кашыгы сарымсак суы кабарга киңәш ителә. Ул тирләгәндә организмнан агулы һәм зыянлы матдәләрне чыгарырга ярдәм итә. Шулай ук мунчада тәнне ышку, рәхәтләнеп чабыну массажның иң яхшы төрләре булып тора. Мунчадан соң кайнар чәй, гөлҗимеш һәм кура җиләге төнәтмәсе эчү сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...