Болын тулы аллы-гөлле күбәләкләр вакыты. Быелгы җәйдә сине ниләр көтә? Багу өчен урамга чыгып, иң беренче очраган күбәләккә игътибар итәргә кирәк булачак. Күбәләк нинди төстә булса, сине шундый җәй көтә!
* Ак күбәләк - җәй көне сине ниндидер шатлыклы вакыйга, үзгәреш көтә. Әмма моның өчен үзеңә дә тырышырга һәм ниндидер бер режим, тәртип оештырырга кирәк булачак.
* Сары яки җирән күбәләк – кайдадыр эшләп алырсың яки берәрсенә ярдәм итәргә туры килер. Әмма бушка түгел, эш өчен түләве дә булачак.
* Кызыл күбәләк – сине мәхәббәт көтә. Әмма берьюлы ике яки өч егет (кыз) белән очрашу бик үк әйбәт фикер түгел. Алай эшләсәң, ялгыз калачаксың.
* Яшел күбәләк – ниндидер яңа сәләтләрең ачылыр, аны әрәм итмәскә тырыш. Башкалар арасындагы катлаулы хәлләрне, талаш-конфликтларны хәл итәргә туры килер.
* Кара күбәләк – синең турыда гайбәт таратулары мөмкин. Шуңа ялгышлардан сак бул, серләреңне кешегә сөйләмәскә тырыш, үзеңә тап төшерерлек гамәлләр дә кылма.
* Зәңгәр күбәләк – үзгәрешләр күренми, әмма бар да тыныч. Зур борчулар да юк, шул ук вакытта күккә сикерерлек шатлыклар да көтелми. Кыскасы, барысы да элеккечә дәвам итә.
Комментарийлар: